Марат Әхмәтов: Авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен реаль мөмкинлек бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «Бердәм Россия»нең төбәк конференциясендә катнашты.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм тагын да куәтлерәк авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу авылда хезмәт хакы үсешен тәэмин итәргә һәм авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.Бу хакта журналистларга «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.«Авыл хуҗалыгын модернизацияләү буенча масштаблы программа кирәк. Энергия белән баетылган техника күбрәк эшләп чыгару һәм шул ук эшләрне азрак кеше башкару мөмкинленен бирер иде. Шуңа бәйле рәвештә – әлеге процесста мәшгуль бер кешегә икеләтә яки өчләтә хезмәт хакы түләү», — диде Әхмәтов.Министр сүзләренчә, булдырылган ярдәм чараларын файдаланып, бер үк вакытта авылда бизнесны үстерергә кирәк.«Республикада күп кенә дәүләт программалары эшли. 2 млрд сумга якын ярдәм без авыл халкының эшлекле активлыгы булганда күрсәтелә. Һәркем конкурс комиссиясенә үз бизнес-проектларын тәкъдим итәргә тиеш», - дип аңлатты министр.