Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» сайлау алды кампаниясе гадел үтсен өчен эшли

Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясе уза.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе республикада сайлау алды кампаниясе ачык, барлык катнашучыларга карата гадел һәм хөрмәт белән үтсен өчен эшли. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясендә белдерде.

«Партиянең Татарстан бүлеге республикада сайлау алды кампаниясе ачык, гадел һәм аның барлык катнашучыларына карата хөрмәт белән үтсен өчен эшли. Мин безнең оппонентларны, сәяси партия вәкилләрен һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләрне сайлау процессының югары мәдәниятен күрсәтергә, сайлауларның үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын тәэмин итәргә чакырам», - диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре.

Хәзерге сайлау кампаниясе көчләрне туплауны һәм ресурсларның иң югары туплануын, вакыйгаларны фаразлый белүне һәм аларга адекват җавап бирә белүне таләп итә, диде Мөхәммәтшин.

«Дәүләт Советының яңа составын формалаштырып, без киләчәк үсеш стратегиясе өчен тавыш бирәбез. Парламент - күппартиялелек сәяси вәкиллеге һәм нәтиҗәле дискуссияләр институты. Ул киң вәкаләтләргә ия, шуның белән бергә Татарстанның күп милләтле халкы алдында югары җаваплылык та тота», — дип өстәде ул.

  • Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясе уза. Анда партиянең 45 җирле бүлегеннән 189 делегат, шулай ук алдан тавыш бирү кандидатлары катнаша.
  • Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.