Законнар җыелмасын кирәкмәгән законнардан чистарту өчен, аның хәле турында хисап кирәк – Мөхәммәтшин

Кичә ТР парламенты башлыгы РФ ФҖ каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты.

Чарада РФ Федераль Җыены каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы рәистәше, РФ ФҖ Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко катнашты. Утырышны РФ Федераль Җыен каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы рәистәше, РФ ФҖ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин уздырды.

Утырышта катнашучылар Россия законнар җыелмасынның хәле турында хисап әзерләү мәсьәләсен карадылар.

Дәүләт Думасының конституцион законнар җыелмасы һәм дәүләт төзелеше буенча комитет башлыгы Владимир Плигин хәбәр иткәнчә, хисап әзерләү буенча парламентның түбән палатасы депутатларыннан, сенаторлардан һәм Юстиция министрлыгы вәкилләреннән эш төркеме формалаштырылган. Әлеге төркем барлык кабул ителгән кодексларны, шулай ук якынча 170-200 федераль законны караячак. 20 ел эшләү дәверендә Россия парламентына 19740 закон чыгару инициативасы килеп ирешкән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин җентекле эш башкаруның һәм сыйфатлы хисап алып баруның кирәклеге турында белдерде. Аның фикеренчә, бу эш беренче чиратта, “законнар җыелмасын кирәкмәгән законнардан чистарту” өчен кирәк.

Сергей Нарышкин нәтиҗә ясап, хисапны әзерләгәндә, гадәттән тыш игътибарлы булырга һәм барлык мөһим моментларны исәпкә алырга кирәк, дип басым ясады, дип Дәүләт Думасы Рәисе сүзләрен “Интерфакс” хәбәр итә.

Утырышта катнашучылар шулай ук сайлауларга бәйле РФ законнар җыелмасын яхшыртуның өстенлекле юнәлешләрен карадылар, илдә демографик сәясәтне законнар белән тәэмин итү барышы турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.