Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе белән очрашты

ТР Дәүләт Советы һәм Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы хезмәттәшлек турында килешү имзалады
(Казан, 20 июнь, " Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе Александр Клыканов белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны республикада икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән таныштырды, Татарстанга финанс кризисы йогынты ясавын да белдерде. Республикада торак һәм социаль объектлар төзелеше дәвам итә, 2013 елгы Универсиадага әзерлек тулы көченә бара, дип ассызыклады парламент башлыгы.
Александр Клыканов татарстанлыларга җылы кабул итүләре һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Татарстан - Россиянең икътисад, шулай ук иҗтимагый-сәяси тормышы буенча да алдынгы төбәкләрнең берсе, диде кунак. А.Клыканов сүзләренчә, Әстерхан өлкәсендә дә үсеш ягына уңай борылыш күзәтелә, өлкә киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә шат булачак.
Аерым алганда, Әстерханда төбәкләр арасында транспорт элемтәсен җайга салу белән кызыксыналар. Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе тәкъдиме игътибарга алынды һәм аның буенча эшләячәкләр, дип вәгъдә итте.
ТР Дәүләт Советында очрашуда парламентара килешү имзаланды, аның нигезендә яклар РФ Федераль Җыенга закон инициативалары кертү буенча үз көчләрен координацияләргә, ике төбәктә яшәүчеләрнең тел, мәгариф һәм милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә катнашырга тиеш.
“Без бу документ нигезендә Әстерхан өлкәсе белән хезмәттәшлек итүне яңартабыз”, - дип шәрехләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Очрашу ахырында ул кунакларны Казанның Совет районы Каенлыгына Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырды.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаев катнашты. Әстерхан өлкәсе делегациясендә - Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы аппараты җитәкчесе Геннадий Кокуев һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеы рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Алмаев.