Политолог: Матбугат чараларында җинаятьченең шәхси мәгълүматларын искә алмаска кирәк

Шулай ук политолог социаль челтәрләрне шикләнелүче турындагы мәгълүматтан һәм җинаятьче җинаять кылганчы төзегән контенттан файдалану мөмкинлеген оператив рәвештә чикләргә тәкъдим итте.

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Хәзерге сәясәт проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов күпләп кеше үтергән затлар турында мәгълүмат бастыруны чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта RT Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исеменә язылган хат күчермәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Орлов Казан мәктәбенә һөҗүм иткәннән соң, 2018 елда Керчьта укучыларны атып үтергәннән соң булган кебек үк, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә шикләнелүчеләрнең шәхесләре: аларның исемнәре, фамилияләре, фотосурәтләре һ. б. турында мәгълүмат тарала башлады, диде.

Аның сүзләренчә, мондый җинаятьчеләр үзләре турында мәгълүматны нәкъ менә шулай киң яктыртуга ирешә дә инде.

 «Шуңа бәйле рәвештә, законнарга мондый төр җинаятьчеләр өчен „мәгълүмати оныту“ төшенчәсен кертүнең максатка ярашлы булуын бәяләүне сорыйм. Аерым алганда: массакүләм мәгълүмат чараларында шәхси мәгълүматны, шул исәптән күпләп кеше үтерүченең исем — фамилиясен, җинаятьченең рәсеме төшерелгән фото һәм видеоматериаллар таратуны тыюны кертү кирәк», — дип яза Орлов.

Шулай ук политолог социаль челтәрләрне шикләнелүче турындагы мәгълүматтан һәм җинаятьче җинаять кылганчы төзегән контенттан файдалану мөмкинлеген оператив рәвештә чикләргә тәкъдим итте.