Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга ТР Президентының яңа ярдәмчесен тәкъдим итте

Альберт Нәфыйгин моңарчы ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке мәсьәләләре идарәсе башлыгы булып эшләгән

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламентның 6 нчы утырышында депутатларга ТР Президентының яңа ярдәмчесен тәкъдим итте, Альберт Нәфыйгинга яңа эш вазифасында уңышлар теләде.

Искәртеп узабыз: соңгы 5 елда Альберт Нәфыйгин моңарчы ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке мәсьәләләре идарәсе башлыгы булып эшләгән иде.