ТР Туризм буенча агентлыгы Туризм буенча дәүләт комитетына үзгәртелә

Бүген депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты йөкләмәсе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ТР Туризм буенча агентлыгын Туризм буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртеп кору һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дип үзгәртү турында тәкъдим кертелгән. Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады.

Шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР буенча Туризм агентлыгын дәүләт комитеты итеп үзгәртеп кору турында тәкъдим кертте. Хөкүмәт башлыгы искәртеп үткәнчә, Туризм буенча агентлык агымдагы елның мартында гамәлгә куелды. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда туризм зур темплар белән үсеш ала. Тулаем төбәк продукты күләмендә туризм өлеше 3,9 процент тәшкил итә. 2013 нче елда туристлар ташкыны 1 млн 760 меңгә кадәр җиткән.