ТР Дәүләт Советы Рәисе штрафларны арттыру ахыргы чара булуын билгеләп узды

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, штраф санкцияләре күләмен билгеләгәндә, халыкның түләү мөмкинлеген дә бәяләргә кирәк

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Закон проекты каралды. Ул беренче укылышта кабул ителде.

Хокук бозулар өчен административ штрафларны күтәрүне күздә тоткан закон проектын ТР юстиция министры Лариса Глухова тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырылган анализ күрсәткәнчә, Казан шәһәре территориясендә урамнарда сәүдә итүне оештыру өлкәсендә хокук бозулар саны арта бара. Бүгенге көндә Казанда аерым билгеләнгән урыннарда сәүдә итү өчен оптималь шартлар тудырылган, шуның белән бергә, күп кенә гражданнар шушы максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итүне дәвам иттерәләр, шул исәптән транспорт объектларына якын җирдә, сәламәтлек өчен куркыныч булган урыннарда да. Урамнарда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозган затлар үз гамәлләре белән, кагыйдә буларак, башка хокук бозулар да китереп чыгаралар (мәсәлән, җир законнары өлкәсендә хокук бозулар, эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозулар, санитар-эпидемиологик һәм экологик законнарны бозулар һәм башкалар).

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге БК биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, Административ хокук бозулар турындагы ТР кодексының 3.2 маддәсендә каралган административ хокук бозулар өчен административ җәзалар саны 2011 нче елда 1691 не тәшкил иткән, 3 млн 172 мең 900 сум күләмендә штраф салынган, 2012 нче елда 2113 җәза теркәлгән һәм хокук бозучылар 3 млн 812 мең сум күләмендә штрафка тартылган, 2013 нче елда 3 492 җәза буенча штраф 3 млн 291 мең 200 сум тәшкил итә. Мондый административ хокук бозулар өчен түләттерелгән штрафлар җирле бюджетларга күчерелергә тиеш.

Закон проектына аңлатмада күренгәнчә, моннан тыш, соңгы вакытта муниципаль милектәге һәм Татарстан Республикасы милкендәге торак булмаган урыннарны эшкуарлар тарафыннан законсыз куллану, шулай ук аларны милекче ризалыгыннан башка субарендага тапшыру фактлары ачыкланган. Мәсәлән, 2013 нче елның ноябрь – декабрь айларында муниципаль мөлкәтне уен салоннары өчен законсыз куллану буенча өч факт ачылган.

“Статистика күрсәткечләрен анализлау нәтиҗәләре буенча, Административ хокук бозулар турындагы ТР кодексының 3.2, 4.3, 4.4 маддәләрендә каралган административ хокук бозулар өчен җәзалар санының арта баруы күренә”, - дип белдерде Лариса Глухова. Моңа бәйле рәвештә, штарфларны арттыру муниципаль берәмлек территорияләрендә урам сәүдәсен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный ул. Кайбер депутатлар бу мәсьәләгә карата каршылыклы фикерләр белән чыкты.

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча үз фикерен җиткерде. “Күбегезнең уенда, мөгаен, шундый сорау бардыр: шәһәр һәм районнарда вак сәүдә буенча хәзер гамәлдә булган штраф санкцияләре базасында барлык оештыру-контроль чаралары да уздырылганмы?”, - диде ул. Парламент рәисе штрафларны арттыру ахыргы чара булуын билгеләп узды. “Минемчә, барлык базарларның башбаштаклы төстә җәелдерелүе өлкәсендә тәртип урнаштырырга, моның барлык формаларын эзләргә кирәк. Штрафларның күләмен халыкның түләү сәләтлелеге белән дә тиңләштерергә кирәк. Юкса без штрафларны арттырырбыз, ә аларны түләү кисәк кимер, нәтиҗәлелеге булмас та”, - диде ул.

Парламент башлыгы әйтүенчә, Закон проектын икенче укылышка әзерләү алдыннан, мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә, муниципалитетлар бу мәсьәләдә барлык вәкаләтләрне дә эшкә җиккән микән – шуны карарга кирәк.