Башкортстан Конституциясенә үзгәреш кертү комиссиясенә 144 төрле тәкъдим тапшырганнар

Конституциягә кертелгән үзгәрешләрнең мөһим өлешен гаилә, яшьләр сәясәте һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләсенә кагылышлы нигезләмәләр тәшкил итә.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләрне кертүгә бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына үзгәреш кертеләчәк. Бүгенге көндә йөз җитмештән артык тәкъдим кертелгән, шуларның йөз кырык дүрте – Башкортстан Республикасы Конституциясенә, утыз икесе республика законнарына үзгәреш кертүгә кагыла, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Башкортстан Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев тәкъдимнәр әзерләү комиссиясенең икенче утырышын үткәргән.

«Бүгенге көндә Россия Федерациясе Конституциясенең яңа нигезләмәләрен үтәү йөзеннән егермедән артык федераль закон кабул ителде. Дәүләт Думасы каравында тагын берничә закон проекты бар. Башкортстанның кайбер законнарындагы нигезләмәләр шулай ук Россия Федерациясенең яңартылган Конституциясенә туры китерелгән. Закон проектларының бер өлеше тикшерү стадиясендә», - диде Толкачев.

Комиссия утырышында билгеләп үтелгәнчә, Конституциягә кертелгән үзгәрешләрнең мөһим өлешен гаилә, яшьләр сәясәте һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләсен кузгаткан нигезләмәләр тәшкил итә. Шунлыктан төбәк законнары да әлеге конституцион өстенлекләр нигезендә үсеш кичерергә тиеш.