news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада әниләр һәм балалар өчен «Тәти» проектын тәкъдим иттеләр

«Тәти» клубының фәлсәфәсе — әни белән баланың күмәк үсеше.

Сабада әниләр һәм балалар өчен «Тәти» проектын тәкъдим иттеләр
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 20 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Соңгы вакытта социаль эшмәкәрлек буенча берничә төрле программа тормышка ашырыла һәм яңалары өстәлә тора. Узган атнада актив хатын-кызларның «Хәят» оешмасы эшчәнлеген киңәйтә барып, «Тәти» проектын тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Тәти» клубының фәлсәфәсе — әни белән баланың күмәк үсеше. Ана баласын бик күп нәрсәгә өйрәтә алган кебек, үзе дә баласыннан күп әйберләргә өйрәнә ала: эчкерсезлек, кызыксынучанлык, һәрвакыт үзеңә шөгыль табу. «Тәти» клубы үз эшчәнлеген шушы сыйфатларны балаларда үстерүгә, әниләргә ныгытырга ярдәм итүче чаралар үткәрүгә юнәлдерәчәк.

Узган чара барышында өч яшькә кадәрге нәниләргә җырлы-биюле уеннар, остаханәләр тәкъдим ителде. Балаларга әниләре ярдәме белән ясалган кул эшләре истәлеккә тапшырылды. Суган утырту уенын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул табигатьне саклауга, аңлы куллануга юнәлдерелгән иде. 40ка якын әни һәм бала үзара аралашып фикер алышты, күңел ачты. Мондый бәйрәмнәрне ешрак уздырырга дигән теләктә калдылар.

Проектны тәкъдим итүдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов аңлатканча, социаль эшмәкәрлектә әлеге юнәлешнең әһәмияте балаларны бакча яшенә җиткәнче үк төрле шөгыльгә тартуда декрет ялында утыручы әниләрне берләштерүдә, аларның буш вакытын эчтәлекле итеп үткәрүдә чагылачак.

«Хәят» хатын-кызлар оешмасы «Тәти» проектының үсешен җәелдерергә ниятли. Алга таба да әниләрне һәм балаларны күңелле чаралар, күмәк остаханәләр, бәйрәмнәр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100