Казанга Россиядәге АКШ илчесе килә

Россиядәге АКШ илчесе Джон Хантсман КГМУ һәм КФУ студентлары һәм укытучылары белән очрашачак.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россиядәге АКШ илчесе Джон Хантсман Казанга килә. Аның дипломатик миссия сәфәре 26 һәм 27 февральдә булачак. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Хантсман Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ) һәм Казан федераль университет (КФУ) студентлары һәм укытучылары белән очрашачак. Илче алар белән Америка-Россия багланышлары мәсьәләләре хакында фикер алышачак.