Үзмәшгульләр турында закон авылда җитештерүчеләргә салымны киметергә мөмкин - Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы Рәисе авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү элеккечә депутатлар игътибары үзәгендә калачагына әйтте.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Үзмәшгульләр турында закон авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә салымны киметергә мөмкин. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 44 нче утырышында 2018 елга йомгак ясап әйткән чыгышында шулай диде.

«Федераль үзәктән килгән үзмәшгульләр турында закон безнең оештыру эшен тоткарлап та тора кебек, ә икенче яктан без авылда товар җитештерүчеләрне аерып чыгарып, бәлки, салым йөкләмәсен дә җиңеләйтеп, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен исәптә тотуны җайга салырбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү элеккечә депутатлар игътибары үзәгендә калачагын әйтте. Авыл халкының эшлеклелеген күтәрү турында язын һәм көзен үткәрелә торган зональ киңәшмәләр киләсе елда да дәвам итәчәген белдерде.

  • Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч закон имзалады.