V чакырылыш ТР парламентының республика җитәкчелеге катнашында XIII утырышы башланды

Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда ТР Дәүләт Советы V чакырылыш депутатлары 13 нче утырышны ачып җибәрде.

Утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР закон чыгару органының 83 депутаты, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

Көн дәвамында барлыгы 47 мәсьәлә карау ниятләнә.

Республикага кагыла торган закон проектлары арасында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш), “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 171-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш), “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 168-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш), “Татарстан Республикасында парламент контроле турында” гы 150-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш) һ.б. мәсьәләләр бар. Моннан тыш, 2 дистәдән артык федераль закон проектлары буенча да фикер алышу булачак.