Ф.Мөхәммәтшин: “Халык Җир шарының якты киләчәге бәрабәренә тату яшәргә тиеш – менә шул фикерләрне җиткерергә телим”

Иртәгә ТР ДС Рәисе Мәскәүдә төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында татулыкны саклап калу әһәмияте турында чыгыш ясаячак

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия парламентының ике палатасы Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының уртак утырышында катнашачак. Чыгышының асылы турында ул бүген, парламент утырышыннан соң,  журналистларга да кыскача әйтеп узды.

“Террорчылык - 20 нче гасыр башында фашизм кебек үк, 21 нче гасыр афәте. Чыгышымда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында татулыкны саклап калу гаять мөһим булуын ассызыкларга телим. Ирешелгән балансны саклап калу, борынгы ата-бабаларыбыз элек ничек яшәсә, шуны дәвам итү зур әһәмияткә ия. Халык Җир шарының якты киләчәге бәрабәренә тату яшәргә тиеш – менә шул фикерләрне җиткерергә телим”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы элек, россиялеләрнең ислам дине буенча белемнәрне ныгыту өчен, ислам таләпләре шактый катгый булган илләргә баруын, нәтиҗәдә, радикаль ислам тарафдарлары калкып чыгуын шәрехләп үтте. Аның әйтүенчә, хәзер дин әһелләренә гыйлем эстәү өчен үзебездә Ислам университеты ачылуы зур әһәмияткә ия.

“Мөселман мөселманны үтерергә чирканмый бит – безне менә шул борчый. Милләтара, конфессияра дуслыкны саклап калу мәсьәләсенә Россия Президенты да зур игътибар бирә. Террорчыларның максатларына юл куймау буенча зур көч, тырышлык куела. Барлык илләргә берләшергә кирәк, юкса, ахыры начар бетәчәк”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.