Россия Дәүләт Советы инде быел ук яңарырга мөмкин

Президент тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектын озакка сузмыйча кабул итәчәкләр.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Советы турындагы закон проекты инде киләсе айда ук тикшерелергә мөмкин. Шуннан соң яңартылган органның составын формалаштыру процессы башланачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, яңартылган Дәүләт Советы инде 2020 елда ук эшли башларга мөмкин.

«Бу Президент тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты буларак, без аны тиз арада карап, югары палатага тапшырырга тырышачакбыз. Бу ноябрьнең беренче яртысында булыр дип уйлыйм», - диде Дәүләт Думасының Шәһәр төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе урынбасары Михаил Емельянов.

Ул шулай ук Россия Дәүләт Советының 2000 елда оештырылуын, әмма шушы еллар дәвамында Конституциядә беркетелмәвен әйтте. Хәзер аның яңа статусы барлыкка киләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Дәүләт Советында чит ил гражданлыгы яки чит паспортына ия затлар булмаячак. Моннан тыш, аларга чит ил банкларында счет ачу тыела.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Дәүләт Советын Владимир Путин җитәкләячәге хакында хәбәр иткән иде.