news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов сайлауда тавыш бирде

Республикада 2,8 мең сайлау участогы, шулай ук бала тудыру йорты, хастаханә, шифаханә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы сайлау участогы эшли. 

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов сайлауда тавыш бирде
Михаил Захаров

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның йомгаклау көнендә, сайлау участокларының берсендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәләхов тавыш бирде.

«Һәр сайлау — демократик җәмгыятьтә үз позицияңне белдерү», — диде ул.

Мәкъзүм Сәләхов өч көн тавыш бирү системасының уңайлы булуын бәяләде. Аның сүзләренчә, бу үз позицияңне белдерү һәм күбрәк кешегә үз кандидатын сайлау мөмкинлеге бирә.

«Бу бик мөһим һәм дөрес. Билгеле көндә кешенең ниндидер проблемалары булырга мөмкин, ә монда башка көннәрдә дә тавыш бирергә була», — диде ул.

Искәртик, бүген Россиядә тавыш бирүнең соңгы көне. Сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өч көн — 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Параллель рәвештә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.

Республикада 2,8 мең сайлау участогы, шулай ук бала тудыру йорты, хастаханә, шифаханә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы сайлау участогы эшли. 

Әгәр республикада яшәүче үзенең тавыш бирү участогының номерын белмәсә, ул аны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук «Минем сайлау участогы» махсус Telegram-ботасы ярдәмендә таба ала.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98 проценты видеокүзәтү белән колачланган. Республиканың Җәмәгать күзәтүе үзәгеннән җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук тиешле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар күзәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100