news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Дума сайлауларында тавыш бирде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98 процентында видеокүзәтү оештырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 19 сентябрьдә Татарстанда VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатлар сайлауның соңгы көне уза. Бүген Казанның 96нчы мәктәбендә сайлау участогында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тавыш бирде.

Шулай ук ул сайлау участогында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләренең үтәлешен бәяләде.

Сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар өч көн — 17сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Параллель рәвештә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.

Республикада 2,8 мең сайлау участогы, шулай ук бала тудыру йорты, хастаханә, шифаханә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан 46 вакытлы сайлау участогы эшли. 

Әгәр республикада яшәүче үзенең тавыш бирү участогының номерын белмәсә, ул аны Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары, шулай ук «Минем сайлау участогы» махсус Telegram-ботасы ярдәмендә таба ала.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, участокларның 98 проценты видеокүзәтү белән колачланган. Республиканың Җәмәгать күзәтүе үзәгеннән җәмәгатьчелек, сәяси партияләр, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук тиешле техник әзерлек узган битараф булмаган гражданнар күзәтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100