news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская сайлау вакытында килгән иң күп мөрәҗәгатьләр турында сөйләде

«Күпчелек кеше кайсы сайлау участогында тавыш бирергә тиешлеген һәм участокның кайда урнашканлыгы турында сорады», — диде ул.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 9 сентябрьдән «кайнар элемтә» хезмәте эшләвен әйтте һәм сайлаулар вакытында килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр белән таныштырды.

«Бүгенге көнгә без җитмештән артык шалтырату алдык. Мин видеокүзәтү аша һәр сайлау участогын контрольдә тотам. Ярдәмчеләрем бар. Нигездә, техник сораулар буенча мөрәҗәгатьләр булды. Күпчелек кеше кайсы сайлау участогында тавыш бирергә тиешлеген һәм участокның кайда урнашканлыгы турында сорауларын юллады», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бер мөрәҗәгатьтә сайлау участогы кабиналарында пәрдәләрнең булмавын күргәннәр. «Видео аша без шул сайлау участогын карадык һәм бу мөрәҗәгатьнең дөреслеге расланмады», — диде ул.

«Мәсәлән, сайлау участокларында битлек кимичә утырган кешеләрнең булуын әйттеләр. Без шул ук мизгелдә видео аша шул участок белән элемтәгә кердек һәм бу фактлар дөрес булып чыкмады», — дип сөйләде Сабурская Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100