news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Политолог Марат Бәширов: Өч көн дәвамында тавыш бирүне киләчәктә дә кулланырга кирәк

Белгеч фикернчә, сайлау кампаниясенең тыныч узуы, аның гадел булында шик тудырмый.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Бизнес һәм дәүләт арасында багланышлар буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов өч көн дәвамында тавыш бирүгә уңай бәя бирде.

«Өч көн дәвамында тавыш бирү формасын дәвам итәргә кирәк. Ул сайлаучы өчен бик уңайлы. Ул кешенең үз графигыннан тайпылмаска ярдәм итә. Ял көнне шәһәр читенә киткән очракта, сайлауга кайтып өлгерергә кирәк иде. Хәзер тыныч кына җомга көнне яки шимбә иртән тавыш бирү мөмкинлеге булды. Аннан соң тынычлап эшләрне дәвам итеп була. Ул бигрәк ике көн ял һәм ике көн эш графигы белән эшләүчеләр өчен уңайлы», — дип сөйләде ул.

Ул сайлау кампания тыныч узуын ассызыклады. «Тыныч узу сайлауларның гадел булуына шик тудырмый», — ди политолог.

Бәширов Татарстанда сайлауда катнашучылар саны күп булуын да искәртте. «Ул бик сөендерә. Күп кенә урта зурлыктагы төбәкләрдә сайлауга килүчеләр саны илле проценттан артмый», — дип сөйләде ул бердәм матбугат үзәгендә узган онлайн конференциядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100