news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Сайлау участок комиссиясе әгъзаларының 65 проценты вакцина ясатты

«Сайлау участокларында ковидтан зарарлану очраклары күзәтелмәде», — диде ул.

Марина Патяшина: Сайлау участок комиссиясе әгъзаларының 65 проценты вакцина ясатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, сайлау участоклары эшчәнлегендә катнашучыларның 65 проценты коронавируска каршы вакцинация узган.

«Барлык сайлау участокларында ковид вирусына каршы чаралар кертелгән. Сайлау участокларында ковидтан зарарлану очраклары күзәтелмәде», — дип сөйләде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Марина Патяшина сайлау участогына кергәндә һәр кешенең тән температурасын үлчәүләрен әйтте. «Ике көн эчендә ике кешенең температурасы югары булган. Аларны сайлау участогыннан аерым торган махсус бүлмәгә җибәргәннәр, алар шунда кереп тавыш биргән», — дип аңлатты ул.

«Сайлау участокларында санитар-эпидемиологик чаралар беренче тапкыр гына үткәрелми. Роспотребнадзор профилактика чараларын быелның июлендә яңартты. Төп яңалык шунда — оештыру эшләрендә коронавирустан вакцина ясаткан сайлау комиссиясе әгъзаларын да җәлеп итәргә ярый», — ди ул.

Патяшина Роспотребнадзор вәкилләренең 15-16 сентябрьдә барлык участокларны тикшереп чыкканнарын, тикшерү эшләрендә 243 белгеч катнашканын әйтте. «16 сентябрьгә барлык сайлау участоклары әзер иде. Сайлау участокларын дезинфекцияләп торалар. Хокук бозу очраклары күзәтелмәде», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100