news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков Дума сайлауларында тавыш бирде һәм вакцинация кабинетын карады

Ул сайлау участогына балалары белән килде, алар да тавыш бирде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген, 19 сентябрь көнне, РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның соңгы көне уза. Казан мәктәбендә сайлау участокларының берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тавыш бирде. Ул сайлау комиссиясе участогында санитар нормаларны бәяләде, грипптан һәм коронавирустан вакцинация кабинетын карады.

«Без бүген гражданлык бурычын үтәдек. Участокка килеп тавыш бирдек. Без сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасында безнең мәнфәгатьләрне яклаячак депутатлыкка кандидатларны сайладык», — диде ул.

Ул сайлау участогына балалары белән килде, алар да тавыш бирде. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, сайлауларда кешеләр үзенең, шулай ук илнең һәм республиканың киләчәген билгели.

Тавыш бирү процедуралары тәмамлангач, сәламәтлек саклау министры сайлау участогында вакцинация кабинетына узды.

«Күп кенә участокларда грипптан һәм коронавирустан вакцинация пунктлары бар. Сезон башланды. Кем монда прививка ясатырга тели, поликлиникалардагы кебек үк сыйфатлы вакцина алачак», — дип өстәде Садыйков.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100