news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЛДПРның Татарстандагы лидеры: Сайлаучылар һәр тавыш исәпкә алыначагына ышана

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча, 18.00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучыларның 75 процентка якыны тавыш биргән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ЛДПР партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов «Татар-информ» агентлыгына Татарстанда сайлаучыларның активлык күрсәтүенең сәбәпләре, шулай ук республикада тавыш бирү нинди атмосферада узуы хакында сөйләде.

«Быел сайлау кампаниясе тәртип бозулардан башка гына, тыныч узды. Кандидатлар ягыннан провокация булмады, барлык кандидатлар да үзләре өчен тавыш бирүне сорап агитация алып барды, бер-берсе белән көрәшмәде. Кандидатлар һәм партияләрнең бер-берсе белән көрәшмәве, ә киресенчә, сайлаучы нәкъ менә аны яклап тавыш бирсен өчен гражданнарны җәлеп итүе иң югары нокта була.

Сайлаучы үз программалары ярдәмендә күп кенә файдалы гамәлләр кылачагына инандырган кандидат өчен тавыш бирә. Сайлау процессында профессионаллар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Ул чагында сайлау процессы шамакайлыкка әверелми. Сайлау процессы, беренче чиратта, партияләр һәм кандидатлар үз программаларын тәкъдим итә торган юридик процесс булырга тиеш», — дип искәртте ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча, 18.00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучыларның 75 процентка якыны тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100