news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Сайлауда хокук бозу турында мөрәҗәгатьләр барысы да оператив тикшерелә

Мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү өчен өстәмә төркем оештыру турында карар кабул ителде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлауның икенче көнендә хокук бозу очраклары турында мөрәҗәгатьләр беренче көнгә караганда азрак булган. Ул барлык мөрәҗәгатьләр буенча да оператив рәвештә тикшерү үткәрелүен әйтте.

«Без белгечләрнең, күзәтүчеләрнең эшләрен профессиональ рәвештә башкаруларын күрәбез. Без аларга моның өчен рәхмәтлебез», — диде Кондратьев.

«Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көнендә хокук бозу очраклары турында мөрәҗәгатьләр беренче көнгә караганда азрак иде. Шуңа да карамастан, оператив җавап бирү өчен өстәмә төркем оештыру турында карар кабул ителде. Ул гаризалар саны артканда ярдәм итәчәк», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Без күзәтүчеләргә, партия вәкилләренә сайлау участокларындагы хәлләрне игътибар белән күзәтүләре өчен рәхмәтлебез. Эшебезне яхшырту максатыннан, мөрәҗәгатьләр саны артканда һәм төрле инцидентларга оператив рәвештә җавап бирү өчен өстәмә төркем оештырдык», — дип сөйләде Кондратьев.

Кондратьев әйтүенчә, Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә сайлау участокларындагы хокук бозу очраклары белән мөрәҗәгатьләр күбрәк булган. «Хәзерге вакытта Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять белдерүчеләр юк», — дип билгеләде спикер.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100