Кондратьев: Россия Дәүләт Думасына сайлауда Татарстан яшьләре актив катнаша

Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 проценты тавыш бирде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан яшьләре Россия Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучылар һәм иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында актив катнаша.

«Сайлау участокларында яшьләр күп, мин моңа бик шат. Яшьләр тавыш бирергә бара, бу күренә. Кемдер шикләнсә, участокларга барып каравыгызны сорыйм. Иң мөһиме, күзәтүчеләр арасында яшьләр күп булуы мине бик шатландырды. Алар бик җаваплы эшли. Участокларга килгәч, сайлауларны төгәл күзәтеп торучы яшьләрне күрәсең, аларның гаджетлары бар», — диде Казанда Бердәм мәгълүмат үзәгендә Андрей Кондратьев.

Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 проценты тавыш бирде.

VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә уза.

Татарстанда параллель рәвештә Азин һәм Студентлар округлары буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.