news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Көндезге уникегә Татарстан сайлаучыларының 65,5 проценты тавыш бирде

14.00 сәгатьтә өйдән тавыш бирүгә гаризалар кабул итү тәмамлана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, бүген 12.00 сәгатькә республикадагы сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән.

«Тавыш бирү дәвам итә. 12.00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән», — диде ул.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе өйдән тавыш бирүгә гаризалар кабул итү өчен ярты сәгать вакыт калуын искәртте. 14.00 сәгатьтән соң гаризалар кабул ителми.

Аның сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясенә килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан. «Без кыска вакыт эчендә җавап бирергә тырышабыз. Сайлау комиссияләренең эшенә карата шикаятьләр булмады. Мөрәҗәгатьләрнең кайберләре „буш“, берничек тә нигезләнмәгән. Бер өлешен әле тикшерәбез», — ди ул.

Искәртеп узабыз: тавыш бирүгә кагылышлы сораулар булса, 88002000020 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100