news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалтынов: Татарстан сайлауга килүчеләр саны күп булу белән һәрвакыт аерылып тора

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тавыш бирү тәмамаланганчы барысы тыныч булыр дип ышана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстанның сайлауда катнашучылар саны күп булу белән һәрвакыт аерылып торуын әйтте.

«Сайлауга килүчеләр саны күп булу һәм җитди хилафлыклар булмау сөендерә. 2810 участокта безнең күзәтүчеләр эшли. Безгә килгән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерәбез. Тавыш бирү тәмамланганчы барысы тыныч булыр дип ышанабыз. Татарстан сайлауга килүчеләр санының күп булуы белән һәрвакыт аерылып торды», — дип сөйләде ул бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Ул социаль челтәрләрдәге мәгълүматның да тикшерелеп торуын ассызыклады. «Хәзерге мәгълүматлар буенча сайлау нәтиҗәсендә шик тудырырлык берни дә юк», — ди ул.

Ул муниципалитетларда эшләүче хезмәттәшләренә сайлау участокларында әйбәт шартлар булдырган һәм концерт программалары оештырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100