news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы авылларында иң өлкән сайлаучылар өйләрендә тавыш бирде

Сайлау участогы вәкилләре Девәтернә һәм Гали авылларында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барды

(Әгерҗе, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Сайлау участогы вәкилләре Әгерҗе районының Девәтернә һәм Гали авылларында барлыгы 17 тыл һәм хезмәт ветеранының өенә барды.

Шуларның берсе Девәтернә авылының иң өлкән кешесе — Маува Сибгатуллина. Аңа 94 яшь. Гомере буе иң авыр хезмәттә — урманчылыкта эшләгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу ялларда Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне дә иде. Комиссия әгъзалары Маува апаны һөнәри бәйрәм белән дә котлады.

«Без күргәнне Ходай бала-оныкларыбызга күрсәтмәсен. Яшьлегебез авыр, ач-ялангач узса да, шөкер, картлыгыбыз бик рәхәт үтә. Менә шул рәхәт тормыш өчен үз тавышымны бирәм», — диде ул.

Девәтернә авылында 507нче сайлау участогында барлыгы 284 сайлаучы теркәлгән. 18 сентябрь мәгълүматлары буенча, биредә барлык сайлаучыларның 75 проценты тавыш биргән.

Гали авылында иң өлкән кеше — Фәридә апа Мөхәммәтҗанова. Ул тиздән 90 яшьлек юбилеен каршы алачак. Сайлау участогы вәкилләре аның янында да булды. Ул гомере буе колхозда иң авыр эшләр башкарган.

«Гомерем буена бер генә сайлаудан да калмадым. Анда катнашуны үземнең бурычым итеп санадым. Яшьләр дә шуны аңласыннар иде», — диде ул.

«Ветераннарның өйләренә барганда барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде», — диде комиссия рәисе Гөлназ Йосыпова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100