news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер-күзәтүче Әлмәттә сайлау участокларының берсендә тавыш бирү турында сөйләде

Ксения сайлау участогында блогер-күзәтүче булып эшли, кагыйдәләр үтәлешен күзәтә, үз битендә кызыклы контентлар белән бүлешә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Инстаграмда ksu_morkov буларак танылган блогер-күзәтүче Ксения Иванова Әлмәттә Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирү процессын күрсәтте. Ксения 769нчы сайлау участогында блогер-күзәтүче булып эшли, кагыйдәләр үтәлешен күзәтә, үз сәхифәсендә кызыклы контентлар белән бүлешә.

«Минем участокта өлкән яшьтәге сайлаучылар тавыш бирә, район шундый. Сайлауга килгән әби-бабайларны күзәтүе кызык», — дип Ксения сайлау участогындагы мәгълүмат белән уртаклаша.

Ксения тавыш бирү процессын инде беренче тапкыр гына күзәтүе түгел. Узган ел Татарстан Президентын сайлауда ул Әлмәттә сайлау участокларының берсендә блогер-күзәтүче буларак эшләде.

«Минеп блогерлык карьерамда бу төп вакыйгаларның берсе дип саныйм, чөнки минем үз аудиториям белән киңкүләмле чарадагы файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белән бүлешү мөмкинлегем бар. Татарстан күзәтүчеләр мобиль төркеменә 100 блогерны чакырган беренче төбәк булды», — дип сөйләде ул.

Ксения Иванова Әлмәттә туган һәм 16 яшькәчә шунда яшәгән. Аннары мәктәпне тәмамлагач Казан Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада тавыш бирүне блогер Татар Малай күзәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100