news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсенә килгән чит ил белгечләре: «Республикагызда сайлау югары дәрәҗәдә үтә»

Чит ил кунаклары район мәдәният йорты белән агротехник техникумда урнашкан сайлау участокларында булган.

Балык Бистәсенә килгән чит ил белгечләре: «Республикагызда сайлау югары дәрәҗәдә үтә»
"Авыл офыклары"

(Казан, 19 сентzбрь, «Татар-информ», «Авыл офыклары»). Балык Бистәсе районына Бавария һәм Сүрия Гарәп Республикасыннан килгән чит ил экспертлары сайлауларның югары дәрәҗәдә үтүен әйткән. Бу хакта район басмасы яза.

Чит ил кунаклары район мәдәният йорты белән агротехник техникумда урнашкан сайлау участокларында тавыш бирү барышы белән танышкан. 

Басма хәбәр итүенчә, экспертларның берсе, Сүрия Гарәп Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Махмуд Альхасанның Татарстанга беренче тапкыр килүе.

«Миңа аеруча сезнең башкала — Казан шәһәре бик нык ошады. Шәһәр бик матур, халкы да кунакчыл. Ә сайлауга килгәндә, республикагызда тавыш бирүләр югары дәрәҗәдә үтә. Безгә калса, бернинди кагыйдә бозулар да юк, коронавируска каршы профилактик чаралар да үтәлә. Сез бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгага бик яхшы әзерләнгән», — дигән ул. 

Махмуд Альхасян ял көне булуга карамастан, сайлау участокларында тавыш бирүнең актив рәвештә баруын билгеләп үткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100