news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Ковид госпитальләрдә 100дән артык кеше тавыш биргән

«Тавыш бирү буенча ковид госпитальләрдә, кызыл зоналарда барысы да уйланылганча гамәлгә ашырылган», — дип белдерде ул.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау барышында ковид госпитальләрдә 100дән артык кеше тавыш биргән.

«Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шалтырату булды, тавыш бирү буенча ковид госпитальләрдә, кызыл зоналарда барысы да уйланылганча гамәлгә ашырылган», — дип белдерде Андрей Кондратьев.

Ул Роспотребнадзор ягыннан да хокук бозулар ачыкланмаганын әйтте. 

Сайлау участокларында 5 мең камера буенча 19 техник өзеклек булган.

«Тавыш бирүгә комачаулый торган хилафлыклар булмады. Өч көн киеренке эш барды. Хәзер, участоклар ябылгач, иң мөһим этап башлана», — дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100