news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Большаков: Мин бүген үз участогымда чират күрдем

Exit-pool нәтиҗәләре буенча, Татарстанда беренче көндә сайлау буенча активлык зур булган. Икенче көн сайлау күрсәткече кимрәк, өченче көнне кабат тавыш бирергә килү күрсәткече югары.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы җаваплы секретаре Андрей Большаков бүген үз сайлау участогында чират күргәнен әйтте.

«Сайлау белән бәйле төрле чаралар күп булды. Бу яшьләрне кызыктыра, җәлеп итә. Мин бүген үз участогымда кабинкаларга чират күрдем. Вахитов районы Кремль урамындагы участок ул. Комиссия төгәл эшләде, төгәллек үтәлде», — диде Большаков Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Ул Татарстанда өч көн тикшеренүләр буенча республика алда барганын искәртте. «Exit-pool нәтиҗәләре буенча, Татарстанда беренче көндә сайлау буенча активлык зур булган. Икенче көн сайлау күрсәткече кимрәк, өченче көнне кабат тавыш бирергә килү күрсәткече югары», — диде белгеч. 

VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау 17, 18. 19 сентябрьдә узды. Шулай ук, Азино һәм Студенческий округлары буенча VI чакырылыш Дәүләт Советына да өстәмә сайлау узды. Шулай ук, Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын да өстәмә сайлау үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100