news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде

Республикада 2,8 мең сайлау участогы эшли.

Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Казанның 242нче сайлау участогында тавыш бирде.

Искәртик, бүген Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауның өченче - йомгаклау көне уза. Республикада 2,8 мең сайлау участогы эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100