news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Куртов: Татарстан Думада үз төбәген тәкъдим итүче депутатларны югары бәяли

«Татарстан традицион төстә актив тавыш бирә», — диде Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов әйтүенчә, Татарстанда Дәүләт Думасында үз төбәген тәкъдим итүче депутатларны югары бәялиләр.

«Татарстан традицион төстә актив тавыш бирә. Татарстан партия линиясе буенча да гел берничә адым алда булды. Дәүләт хакимияте һәм республика халкының җаваплылык буенча үзара мөнәсәбәтләре гел аңлаешлы», — диде Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәге белән видеоконференция аша элемтәдә.

Ул Татарстанның күп эшләвен, шул ук вакытта федераль үзәккә дә күп бирүен искәртте. Ул төбәкнең чагыштырмача тотрыклы шартларда яшәве сайлау күрсәткеченә тәэсир итә аламы дигән сорауга җавап бирде.

«Бай төбәк ул гел тулысынча аңлау бар дигән сүз түгел әле. Төбәктә муллык ул әле „барысы да бик шәп була“ дип әйтергә җитәрлек шарт та түгел. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәнең бергәләп эшли белүе Татарстанда бик акыл белән уйлап оештырылган», — диде белгеч.

Алексей Куртов, тулаем алганда, тавыш бирү гадәти рәвештә баруын әйтте. Сайлау процессы яхшы бара, дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100