news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Куртов сайлау участокларында блогерлар булуын хуплады

Әле сәяси теләкләре, өстенлекләре булмаса да, яшьләрне сайлауга барырга өндәргә, этәргеч бирергә кирәк, дип саный ул.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов сайлау участокларында блогерлар булуын хуплады.

«Бу бит телевизорга караганда күбрәк блогерларны күзәтеп баручы яшьләр белән манипуляция түгел, ә мәгълүмат җиткерү ысулы, сәясәт белән аз кызыксынучыларын үзенә күрә бер кызыксындыру», — диде. Куртов блогерларга мәгълүматны ялгыш итеп күрсәтү ярамавын да искәртеп, блогерларның хакыйкый мәгълүмат җиткерүдә ролен дөрес эш дип бәяләде.

«Әле сәяси теләкләре, өстенлекләре булмаса да, яшьләрне сайлауга барырга өндәргә, этәргеч бирергә кирәк», — диде Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

«Әгәр яшьләр участокта күзәтүче икән, бик яхшы, волонтер булса, тагын да яхшырак. Иң мөһиме, яшьләрнең өч көн эчендә килеп, үз тавышларын бирүе. Әле үз кандидаты да булмаска мөмкин, ләкин сәясәт тормышның бер өлешен алып торуын күпме иртәрәк аңласа, шулкадәр җәмгыять яхшырак булачак», — дип саный белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100