Путинга башкаланы Уралга күчерергә тәкъдим иттеләр

Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты хезмәткәре фикеренчә, Россия “артык үзәкләшкән”: башкала "үз эченә ил халкының биштән берен алган".

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтү советы башлыгы Юрий Крупнов Россия Президентына илнең башкаласын Уралга күчерергә тәкъдим иткән, дип хәбәр итә РИА Новости, RTга сылтама биреп.

Аның фикеренчә, безнең ил “артык үзәкләшкән”: башкала төбәге “үз эченә Россия халкының биштән берен алган”. Милли үсеш шулай ук 15-25 мегаполиста урнашкан, аларда барлык халыкның “яртысыннан артыгы” яши, дип аңлата Крупнов.

Ул, "Доктрины размосквичивания" проектында тиешле фикерне күрсәтеп, Президент Владимир Путинга аны җибәргән.

Документта әйтелгәнчә, дәвам иткән миграция нәтиҗәсендә, Россия үзенең геосәяси өстенлекләрен югалтырга мөмкин. Крупнов фикеренчә, үсештәге өстенлекне Ерак Көнчыгыш һәм Себергә бирергә кирәк.

Шулай ук "Доктрина"да мегаполислардагы шәһәрләшүдән табигатьтә урнашкан аз катлы йортлар файдасына баш тарту турында язылган. Проект буенча, һәр күпбалалы гаилә, дәүләттән барлык инфраструктурага ия булган, 30 сутыйдан ким булмаган күләмдә җир алырга тиеш.