news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин торакларын алмаштырганда балалы гаиләләргә ташламалар кертергә тәкъдим итте

Шимбә көнне Путин "Бердәм Россия" партиясенең XX съездында чыгыш ясады.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне фатирларын сатып яңасын алган очракта, керем салымыннан азат итәргә тәкъдим итте.

Шимбә көнне Путин "Бердәм Россия" партиясенең XX съездында чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Милектә биш елдан да кимрәк булган торакны саткан очракта аңа керем салымы түләнә. "Кайчагында бу сумма конкрет гаилә өчен шактый зур була, нәкъ менә шул сумма яңа торак алу өчен кирәк", - дип аңлатты Путин.

"Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрнең торак күчемсез милеген сатудан кергән табышына салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итәм", - дип тәмамлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100