news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Бердәм Россия» съездында Татарстаннан 26 делегат катнаша

Съездда сайлау алды программасын, шулай ук VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслау планлаштырыла.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XX съезды уза. Съездда Татарстан исеменнән 26 делегат катнаша, алар төбәк конференциясендә сайланды.

«Съездда сайлау алды программасын, шулай ук VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслау планлаштырыла. „Бердәм Россия“ съезды эшендә Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә», — дип хәбәр итә партиянең Татарстан бүлеге мәгълүмат үзәге.

Чарага шулай ук партиянең Югары советы бюросы әгъзасы буларак ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары чакырылган.

Уңай булмаган эпидемиологик вазгыять аркасында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрелде. Шулай итеп, делегатлар һәм кунаклар саны өч тапкыр кыскартылды. Кичә алар барысы да ПЦР-тест узарга тиеш иде, теркәлү вакытында барлык катнашучыларга коронавирус булмавы турында белешмә бирергә кирәк иде.

Чараның онлайн-трансляциясен «Бердәм Россия»нең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә оештыралар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100