Путин Россиянең Төркиядәге яңа илчесен билгеләде

Ерхов, узган ел үтерелгән Андрей Карлов урынына, илнең дипломат вазифасын башкарачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россиянең Төркиядәге яңа Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп Алексей Ерхов билгеләнде. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Ерхов илнең дипломат вазифасын 2016 елның декабрендә Анкарада, сәнгать күргәзмәсе ачылышында үтерелгән Андрей Карлов урынына башкарачак.

Хәзерге вакытка кадәр Ерхов Россия Чит ил эшләре министрлыгының Ситуацион-кризис үзәге департаментын җитәкләгән. 2010 – 2015 елларда ул Россиянең Истанбулдагы генераль консулы булган.