Халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы төзәтмәләрне Дәүләт Думасына тапшырдылар

Төзәтмәләрне язгы сессия ахырына кадәр кабул итәчәкләр.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы төзәтмәләрне язгы сессия ахырына кадәр кабул итәчәкләр, дип белдерде Дәүләт Думасының Энергетика комитеты башлыгы Павел Завальный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Завальный сүзләренә караганда, үзгәрешләр парламентның түбән палатасы каравына кертелгән инде.

«Төзәтмәләр нигезендә газны участокка кадәр җиткерү гражданнар акчасын җәлеп итмичә башкарылачак, тоташтыру процессы кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм гади булачак», — диде депутат.

Төзәтмәләрнең авторлары парламентның ике палатасы рәисләре — Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, сенатор Андрей Кутепов һәм Завальный үзе.

«Комитет төзәтмәләр белән эшли башлый […] Озакламый без бу документны палатада карап тикшерәчәкбез һәм ул язгы сессия ахырына кадәр кабул ителәчәк», — дип ышандырды ул.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында Хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә йорт хуҗалыкларын газлаштыру буенча төгәл план эшләргә кушты. Ул чакта дәүләт башлыгы «газ керткән өчен кешеләр торак пункттагы җир кишәрлекләре чикләренә кадәр түләргә тиеш түгел», дип искәртте.