Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы утырышында катнашты

Партиянең алдан тавыш бирү чарасы 24 майда башлана.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы утырышында катнашты. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Утырышта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак быел алдан тавыш бирүгә волонтерлар, табиблар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре гариза биргәнлеген әйтте.

«Дәүләт Думасына сайлауларга дәгъва итүчеләр генә дә биш меңгә якын кеше теркәлгән. Барлыгы 7,6 мең гариза бирелгән, шуларның меңнән артыгы объектив сәбәпләр аркасында кире кагылган, тагын берничә йөз гариза әлегә каралу стадиясендә», — диде ул.

Андрей Турчак Дәүләт Думасына алдан тавыш бирүгә дәгъва белдерүчеләр арасында 52 проценттан артыгы «Бердәм Россия» партиясендә тормаучылар булуын искәртте. Дәүләт Думасына сайлауларда партияне тәкъдим итү хокукына конкурс уртача бер урынга 13 кеше, төбәкләрнең закон чыгару җыеннарына сайлауларда — бишкә якын, административ үзәкләрдән Думага бер урынга дүрт кеше тәшкил итә.

Ул «Бердәм Россия» — илдә алдан тавыш бирү процедурасы ярдәмендә үз кандидатларын сайлап алган беренче һәм бердәнбер партия икәнлеген искәртеп узды. Анда: «кешеләр үз мәнфәгатьләрен хакимиятнең закон чыгару органнарында кем тәкъдим итәргә лаеклы булуын үзләре хәл итә». 

Партиянең алдан тавыш бирү чарасы 24 майда башлана, ул электрон һәм көндезге формада уза. Аның нәтиҗәләре 1 июньгә ясала.

Кандидатлар исемлеген 19 июньдә Мәскәүдә узачак партия съездында раслыйлар. Съездда һәр төбәктән делегатлар, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Президент хакимияте хезмәткәрләре, субъект башлыклары һәм «Бердәм Россия»төбәк бүлекләре секретарьлары катнашыр дип көтелә.

Съездга партия Дәүләт Думасына сайлауларга программа проектын әзерләячәк. Аның нигезен РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы тәшкил итәчәк.