Кырымнан депортацияләү корбаннары турында хәтер яңартып, Симферопольда акция уздырылды

Мәҗлес оештыру комитеты карары белән килеште һәм шәһәр үзәгендә митинг уздырудан баш тартты

  (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Кичә иртән Симферопольда Кырым татарлары 1944нче елгы депортация корбаннары истәлегенә ике акция үткәрде. Депортациянең 70 еллыгында Мәҗлес оештыру комитетының массакүләм чаралар үткәрү буенча карары белән килеште һәм Симферополь үзәгендә митинг уздырудан баш тартты, әмма кешеләр төркеме истәлек билгеләре янында җыелды, дип хәбәр итә “Крыминформ”.

“Салгирка” паркында, бизнесмен Ринат Әхмәтов акчасына торгызылган депортация корбаннары истәлек билгесе янына кырымтатар милли флаглары белән 300 гә якын кеше килде. Кырым татарлары телендә ясалган чыгышлардан торган акция 20 минут дәвам итте. Аннары чарада катнашучылар автобусларга утырып Ак мәчеткә китте, анда Бөтенкырым митингы планлыштрылган иде.

Шулай ук Симферопольның вокзал яны скверында депортация корбаннары истәлегенә салынган таш янына да 200 чамасы кеше җыелды. 15 ләп кеше милли флаглар һәм 2 кыз кырымтатар костюмнарыннан килгән иде. Сәгать дәвамында берничә тапкыр гыйбадәт кылу булды. Биредә кәрзин белән чәчәкләр куелды. Акциядә тыныч, мәҗлес билгеләгән канун нигезендә узды.

Симферопольның вокзал янындагы скверында полициянең берничә махсус техникасы торды, скверда 10 хокук саклау хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклады.
Сквердагы кешеләр акция барышында ук, Акмәчеткә кырымтатар матәм митингына бару өчен, җәмәгать транспорты тукталышларына китте.
Анда да полиция хезмәткәрләре кизү торды, дип билгеләп үтелә “Крыминформ” хәбәрендә.