Кырым татарлары милли автономия оештыруга омтылуларын янә раслады

Бу хакта матәм митингында кабул ителгән резолюциядә әйтелә

  (Казан 19 май, «Татар-информ»). Кырымнан депортацияләнүгә 70 ел тулуга багышланган матәм митингында катнашучылар кабул иткән резолюциядә күрсәтелгәнчә, ярымутрауда кырымтатар милли территориаль автономиясен оештыруга омтылыш янә расланды. Митингта резолюция текстын Мәҗлес әгъзасы Диләвер Акиев белдерде, дип хәбәр итә “Крыминформ”.

Митингта катнашучылар халыкара хокукның норматив-хокук актларына, аерым алганда, БМО ның җирле халыклар хокуклары турындагы декларациясенә нигезләнеп, Кырымда кырымтар милли автономиясен оештырып үзбилгеләнешкә омтылуарын белдерделәр, диелгән текста. Документ буенча ике мәсьәләне хәл итү зарур: депортациядән соң үзгәртелгән торак пунктларга һәм башка географик объектларга тарихи исемнәрен кайтару һәм Кырым хакимият органнарында кырымтатарлар вәкиллеген арттыру мөмкинлеге бирүче норматив актлар эшләү.

Митинг резолюциясендә аның авторлары кырымтатар халкының милли съезды (корылтай) һәм ул гамәлгә куючы милли үзидарә органнарын (Кырымтатар халкы Мәҗлесе, төбәк һәм җирле Мәҗлесләр) Кырымның җирле халкының вәкиллекле органнары итеп тануны таләп итә, диелгән. Документта шулай ук хакимияттән, кырым татарларына карата сәяси, милли һәм дини мотивлар буенча кысрыклауларны һәм репрессияләрне кичекмәстән туктату таләп ителә.

Симферопольда Акмәчет микрорайонында кырым татарлары, грек, әрмән, болгар һәм немецларны депортацияләүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенкырым матәм митингында 3-5 мең кеше катнашкан, бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый аз.

Владимир Путин, Кырым татарларын депортацияләүнең 70 еллыгы алдыннан, депортацияләнгән халык вәкилләре белән проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары буенча фикер алышты. “РФ Президентының “Әрмән, болгар, грек, кырымтатарлар һәм немец халыкларын реабилитацияләү һәм аларны яңадан кайтару һәм үстерүгә дәүләт ярдәме буенча чаралар турында”гы  Указы, Кырым Республикасы Конституциясенең милли проблемалар белән бәйле маддәләре бөтен кырым этносларының милли-мәдәни үсеше, гражданнар тынычлыгының хокукый базасына нигез салды. Министрлар советы үз эшчәнлегендә милли җәмгыяви берләшмәләргә таяна, - диде депортация корбаннарын искә алу көне алдыннан Кырым башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов. – Кырым – кырымтатарлар халкы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта лаеклы урынны били. Кырымтатар теле безнең республикада дәүләт теле булып тора”.

Депортацияләнү корбаннары турында хәтер яңарту көне уңаеннан чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты Кырымда 18 май көнне дәүләт учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар биналарындагы дәүләт флагларын бераз төшерү турында алдан карар кылган иде. Оештыру комитеты шул уңайдан массакүләм чараларны Симферополь үзәгендә үткәрүне ярашлы булмас дип таныды, дип билгеләп үтә "Крыминформ".