^ТР Дәүләт Советының киләсе утырышы 26 майга билгеләнгән

^ТР Дәүләт Советының киләсе утырышы 26 майга билгеләнгән

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы республика парламентының киләсе утырышын үткәрү көнен билгеләде – 26 май. Башлангыч көн тәртибендә 53 мәсьәлә бар.

көн тәртибе проектында беренче мәсьәлә – “РФ Федераль Җыенының Федерация Советына ТР Дәүләт Советыннан вәкил сайлау турында”. Татарстан парламентыннан сенатор урынына элеккеге ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов кандидатурасы тәкъдим ителәчәк.

“2005 елга ТР бюджеты турында”, “2004-2010 елларга ТР торак-коммуналь комплексын реформалау һәм модернизацияләү программасын раслау турында”, “Оешмаларның милкенә салым турында”, “ТР җәмәгатьчелек судьялары турында” республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Моннан тыш, парламентарийлар профессиональ даими нигездә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы депутатын сайлау турындагы мәсьәләне тикшерәчәк. Исегезгә төшерәбез, алдагы сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисенең элеккеге урынбасары Юрий Камалтынов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе вазифасына күчү сәбәпле, депутат вәкаләтләреннән азат ителде.