news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты “30нчы җөз” китабын нәшер итте

Әлеге китап зур һәм кечкенә (А6) форматта басылды.

«Хозур» нәшрият йорты “30нчы җөз” китабын нәшер итте
dumrt.ru

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). «Хозур» нәшрият йортында “30нчы җөз” китабы нәшер ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коръәннең соңгы өлешен “җөз гаммә” дип тә атыйлар. Аллаһының китабын өйрәнә башлаучыларга Коръән-хафизлар нәкъ шушы җөздән башларга тәкъдим итәләр. Шунлыктан Кәлам Шәрифне өйрәнүдә әлеге басма зур ярдәм була ала.

Әлеге китап зур һәм кечкенә (А6) форматта басылды.

Китапны “Хозур” нәшрияты кибетләрендә һәм интернет челтәре аша да алырга мөмкин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100