Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин Дмитрий Медведев өчен тавыш бирдем”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин Дмитрий Медведев өчен тавыш бирдем”

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Кичә “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды утырышы тәнәфесендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан “бердәмроссиялеләр”е лидеры Фәрит Мөхәммәтшин съезд барышында ясалган белдерүләрне шәрехләде.

Ф.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Владимир Путинның булачак президенты сайлауларында Дмитрий Медведев җиңгән очракта, Россия Хөкүмәтен җитәкләргә әзерлеге турындагы белдерүе россиялеләрнең күпчелеге тарафыннан теләктәшлек табачак. “Иң мөһиме – бу тәҗрибәле сәясәтчеләр, идарә белгечләренең нәтиҗәле тандемы булачак. Мин мондый курсны хуплыйм һәм Дмитрий Медведев кандидатурасы җиңгән партия тарафыннан күрсәтелсен өчен тавыш бирдем”, - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре.

“Исемлегендәге беренче номер – РФ Президенты Владимир Путин белән парламент сайлауларында “Бердәм Россия” ирешкән күрсәткечләр – абсолют рекорд, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлбәттә, шундый ук күрсәткечләргә ирешү бик җиңел булмаячак. Әмма ышанычлы җиңү ихтималы бар”.

“Мин башкалар кебек үк, вәкаләтләре вакыты тәмамлануга карамастан, Россия Президентының бюджет өлкәсе хезмәткәрләре һәм пенсионерлар турында ныклы кайгыртуын сиздем, - дип дәвам итте республика парламент җитәкчесе. – Бүген аның билгеле бер өлкәләрдәге кешеләрнең кермен арттыру турындагы тәкъдиме күп нәрсә турында сөйли. Әлбәттә, бүген моның өчен мөмкинлекләр барлыкка килде, ләкин үзенә күрә бу бик вакытлы адым”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстанда төп азык-төлек тауарларына бәяләр күтәрелү сәбәпле, кайбер адымнар ясалуын билгеләп үтте. Әйтик, ТР Президенты Минтимер Шәймиев бюджет даирәсе хезмәткәрләренңе эш хакына өстәмә акчалар турында карар кабул итте. “Бу алдан күреп эшләнгән алым иде, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Кешеләр белән аралашканда мин аларның республика башлыгы һәм аның командасы гамәлләрен хуплауларын күрәм”.