Бүген Россия Президентлыгына үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтү вакыты тәмамлана

Бүген Россия Президентлыгына үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтү вакыты тәмамлана

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Россия Президентлыгына үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтү вакыты тәмамлана. Татарстанда да сайлау алды ярышларында катнашырга теләүче берничә кеше булган, тик аларның берсе дә республикада үз тарафдарларын тапмаган.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Валентина Каменькова сүзләренә караганда, закон буенча үз-үзен күрсәткән кандидатка Россиянең 500 гражданыннан да ким булмаган сайлаучылар төркеме булдырырга кирәк, алар актив сайлау хокукына ия булырга, җыелыш уздырырга һәм үз кандидатларын күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта җыелышта катнашкан һәр гражданның имзасы нотариаль яктан раслана, өстәвенә, нотариус җыелыш үтү фактын да расларга тиеш. “Татарстанда дәүләт башлыгы постына үз-үзләрен күрсәтүчеләр кирәкле күләмдә тарафдарлар җыя алмады”, - дип өстәде ул.

Үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар 18 декабрьгә кадәр РФ ҮСКнә бөтен кирәкле документларны тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр кандидатны сәяси партия күрсәтә икән, күрсәтү турындагы карар 23 декабрьгә кадәр партия съездында кабул ителә. Күрсәтү этабы тәмамланганнан һәм РФ ҮСК тәкъдим ителгән документларны тикшергәннән соң, кандидатлар үзләрен яклаган кешеләрдән имза җыю (ике миллион) эшенә керешә ала. Бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына узган партияләр күрсәткән кандидатлар имза җыюдан азат ителә. Президент сайлауларында сайлау залогы кертү каралмаган. Имза куелган кәгазьләрне тапшыру 16 гыйнвар көнне 18.00дә тәмамлана. Соңыннан РФ ҮСК 10 көн дәвамында кандидатны теркәү яки теркәүдән баш тарту турындагы карар кабул итәргә тиеш.

Агитация вакыты кандидатны күрсәткән мизгелдән башлана, сайлау фонды ачылганнан соң ул агитация материаллары чыгаруга керешә ала. Президентлыкка кандидатлар сайлау кампаниясен уздыру өчен үзләренең ышанычлы вәкилләрен билгели ала: үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлардан 600гә кадәр кеше, сәяси партияләрдән – 700гә кадәр кеше. Гаммәви мәгълүмат чараларында агитация 2 февральдә башланачак. Алдан, 29 гыйнвардан да соңга калмыйча, РФ ҮСК һәм федерация субъектлары сайлау комиссияләре уртак агитация чаралары уздыру һәм сайлау алды агитация материалларын урнаштыру өчен түләүсез эфир вакытыннан файдалану буенча жирәбә салу үткәрәчәк. Әлеге вакытка Россия ҮСК сайлау бюллетеньнәрен әзерләү һәм илтеп җиткерү тәртибен, ә 6 февральдән дә соңга калмыйча аның текстын расларга тиеш булачак.

Валентина Каменькова хәбәр иткәнчә, 11 гыйнвардан да соңга калмыйча җирле хакимият башлыклары сайлау участоклары оештыра, ә 31 гыйнвардан территориаль сайлау комиссияләре участок сайлау комиссияләре булдыруга керешәчәк. Россия Президентын сайлаулар 2008 елның 2 мартында үтәчәк.