“Политзавод-2016” проектында белем бирү сессиясе эшли башлады

Анда заявка биргән 500 катнашучының 100 се кертелгән

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген “Политзавод-2016” проектында белем бирү сессиясе эшли башлады. Анда заявка биргән 500 кешедән 100 кеше катнашу хокукын алган, ягъни 1 урынга 5 кеше дәгъва кылган.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Топ-100” гә керүчеләр исемлеге тренинглар һәм әңгәмәләр ярдәмендә төзелгән. Катнашучыларны психологлар, тренерлар, политтехнологлар күзәткән.

“Егетләр һәм кызлар бик кызыклы, ә иң мөһиме − идеяләре күп! Монда кызыксынмаган кеше юк, барысының да күзләре янып тора, нидер эшләргә, үзләрен камилләштерергә, республикага файда китерергә омтыла. Татарстанда яшь сәясәтчеләргә ихтыяҗ зур бүген, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова. – Без идеяләргә бай булган, яңа проектлы яңа кадрлар эзлибез.”

«Политзавод» – ул киләчәк командасы, Президент командасы, яшь команда”, - диде “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Семинарда катнашучылар кунакларга сәгать дәвамында сораулар бирде. Сессия кысаларында лекцияләр, мастер-класслар, дебатлар, рәсми уеннар да планлаштырыла. Заявка бирүчеләрнең барысы да, финалга узмауларына карамастан, “Политзавод” тормышында катнашачак.

Белем бирү сессиясе 20 ноябрьдә тәмамланачак. Шул көнне Казанда беренче тапкыр яшьләр арасында праймериз уздырылачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 50 катнашучы сайлап алына, диелә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәрендә.

Искәртеп узабыз: “Политзавод-2015” проекты җиңүчеләре һәм финалистлары партия эчендәге праймеризда катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча кандидатлар РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш сайлауларына, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре ярдәмчеләре буларак тәкъдим ителәчәкләр.

Проект “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, “Бердәм Россия”нең яшьләр гвардиясе” Татарстан штабы һәм “ТР иҗадый яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.