news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче укылышта 2022 ел бюджетын караячак

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, бюджет проектында республика Президенты Дәүләт Советына үзенең еллык юлламасында билгеләгән барлык максатлар һәм бурычлар да исәпкә алынырга тиеш.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 25 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта караячак. Бүген республика парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.

«Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә мөһим, әмма Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган бюджет турындагы закон проекты – иң әһәмиятлесе. Аның хакында барлык комитетларда, муниципалитетлар белән видеоэлемтә буенча, парламент тыңлауларында фикер алыштылар», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы «2022 ел бюджетының гади түгеллеген, әмма реаль булуын» билгеләп үтте. Әлегә бюджет дефициты 11 миллиард сум тәшкил итә. «Без уй-ниятләрне гамәлгә ашыру юнәлешендә актив рәвештә эшлибез һәм бу дефицитны бетерербез дип өметләнәм. Икенче яктан, без барлык федераль программалар һәм проектларда да катнашырга ниятлибез, алар шулай ук Татарстан бюджетының керемнәр өлешенә өстәмә акчалар китерәчәк. Депутатларда һәрвакытта да бюджетка бәйле рәвештә күп кенә сораулар туа», - дип сүзен дәвам итте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, бюджет проектында республика Президенты Дәүләт Советына үзенең еллык юлламасында билгеләгән барлык максатлар һәм бурычлар да исәпкә алынырга тиеш.

Парламент секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, алда торган утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, депутатлар шулар арасындагы тугыз закон проектын беренче укылышта караячак.

Әйтик, депутатлар беренче укылышта алар тарафыннан ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын, шулай ук түбәндәге законнарны («Оешмалар милкенә салым турында», «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек хакында», «Мәгариф турында», «Татарстан Республикасында халыкның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру хакында», «Социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ инвалидлар һзм гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында») тикшерәчәк.

Моннан тыш, өч комитетның (законлылык һәм хокук тәртибе; социаль сәясәт һәм экология; табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте) эшчәнлек юнәлешенә кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителгән.

Парламентарийлар шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның (алар Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды) вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә хакында да фикер алышачак.

«Алар Дәүләт Советына Татарстан парламенты депутатлары вәкаләтләрен вакытыннан алда өсләреннән төшерү турында гариза тапшырды. Шуңа бәйле рәвештә, көн тәртибенә өч оештыру мәсьәләсе (депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында, аерым комитетлар һәм комиссияләр составына үзгәрешләр кертү хакында, президиум составына үзгәрешләр кертү турында) кертелде», - дип искәртте Лилия Маврина.

Утырышта депутатлар Татарстан таможнясы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тыңлаячак һәм дүрт федераль закон проекты хакында фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100