news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Президент юлламасын тормышка ашыруда 50дән артык чара уздыра

Планның аерым пункты яңа дәүләт бүләге – «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медале булдыруны күздә тота.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева).Татарстан Дәүләт Советы киләсе елга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасының 31тезисын гамәлгә ашыру буенча 50дән артык чара үткәрергә планлаштыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте.

«Бу - парламент комитетларының киңәйтелгән утырышларын, шул исәптән күчмә утырышларын үткәрү, түгәрәк өстәлләр уздыру, алар барышында куелган бурычларны хәл итүне законнар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр эшләү, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында контроль мәсьәләләрне тирәнтен карау. Планга кертелгән чаралар юлламада бәян ителгән тезисларга нигезләнә», – дип сөйләде депутат.

Әхмәтов парламент комитетлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә куркынычсызлык проблемаларына, әлеге учреждениеләрне квалификацияле педагоглар белән тәэмин итүгә зур игътибар биргәнлеген әйтте. Моннан тыш, каты коммуналь калдыклар белән бәйле проблемаларны, икътисад, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгының актуаль мәсьәләләрен карау планлаштырыла.

«2022 елны республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителү кысаларында аңа багышланган күп кенә чаралар билгеләнгән, шул исәптән комитетлар һәм фракцияләр утырышларында конкрет мәсьәләләрне карау, мәсәлән, дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм дәүләт функцияләрен үтәү процессларын цифрлаштыру»,-диде парламентарий.

Ул планның аерым пункты яңа дәүләт бүләге – «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медале булдыруны күздә тотуын искәртте. Аерым алганда, «ТР Дәүләт бүләкләре турында»гы законга үзгәрешләр кертелә торган закон проектын карау күздә тотыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100