Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Халык санын алуга җаваплы каравыгызны сорыйм
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татарларның Россиядә яшәүче рус милләтеннән соң икенче булып калачагына ышаныч белдерде.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга халык санын алуда катнашырга чакырды. Бу хакта ул журналистларга республика парламенты Президиумы утырышыннан соң белдерде.
«Хөрмәтле татарстанлылар, халык санын алуга җаваплы каравыгызны сорыйм. Бу мәсьәләдә җитди караш булырга тиеш. Алга таба әзерләнәчәк федераль һәм республика программаларын формалаштыруга дөрес якын килү һәркемнең катнашуына бәйле булачак», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул халык санын алу төрле милләт кешеләре санын белү өчен генә үткәрелми, дип аңлатты. «Дәүләтне борчыган мәсьәләләр күтәрелә. Исәпкә алу кәгазендә 33 сорау бар, алар яшь, җенес, торак белән, халыкны эш белән тәэмин итүгә кагыла. Бу сорауларның барысы да җавап таләп итә, алар нигезендә федераль үзәк озак вакытка дәүләт карарлары кабул итәчәк. Ягъни халык санын алу барышында күтәрелгән иң кискен мәсьәләләр ишетеләчәк һәм алар буенча ярдәм чаралары күреләчәк», - дип искәртте парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татарларның Россиядә яшәүче рус милләтеннән соң икенче булып калачагына ышаныч белдерде. «Бу республика җитәкчелегенә федераль үзәк белән берлектә милли-мәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, татарларның күпләп яшәү урыннары федерациянең барлык субъектларында да диярлек бар», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз